Өегездә янгын куркынычы булу турында үзегез һәм якыннарыгызны кисәтү өчен янгын турында автоном хәбәр иткеч куярга киңәш итәбез, шул рәвешле сез үзегезне һәм якыннарыгызны фаҗигадән саклаячаксыз!
- хәбәр иткечнең төп бурычы - сез ял иткән вакытта хәвефле хәбәр сигналын бирү, шуңа күрә ул, беренче чиратта, йокы бүлмәләренә яки янгын чыганагы (кухня бинасы)килеп чыгу ихтималы аеруча зур булган бүлмәләргә урнаштырылырга тиеш;
- кагыйдә буларак, янгын турында хәбәр иткечне урнаштыруның иң кулай урыны - түшәмдә бүлмә уртасында.
Үз-үзегезне саклау инстинктына таянмагыз - янгын турында автоном хәбәр иткеч сатып алыгыз, шул рәвешле, сез үзегезне һәм якыннарыгызны фаҗигадән саклаячаксыз!