18 мартта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр белән «Шикле предметны ачыклаганда сезнең гамәлләрегез»дигән темага мәгълүмати әңгәмә уздырды. Чара халыкның уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Катнашучылар белән шикле предмет табылган очракта нәрсә эшләргә кирәк, әлеге предметлар ничек маскировкалана ала, мондый ситуациядә үзләрен ничек тотарга һәм нинди гамәлләр башкарырга кирәк дигән сораулар каралды.
Чарада катнашучыларның барысы да шикле әйберләр табылганда эш итү тәртибе турында белешмәләр алды.