Лениногорск нефть музееның стеналары вакытлыча квест-бүлмәгә әверелде

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

18 майда билгеләп үтелә торган Халыкара музейлар көнендә Лениногорск нефть музее хезмәткәрләре «Татнефть» нең яшь хезмәткәрләре белән берлектә укучылар һәм Лениногорск нефть техникумы  студентлары өчен нефть тарихы буенча квест-уен үткәрделәр.

Балалар викторинада катнаштылар, производство кейсларын чиштеләр, компаниянең киләчәген уйлап таптылар. 

Музей тарихны,  тәҗрибәне саклый, ул хәзерге вакытны аңлау һәм киләчәкне күзаллау өчен кирәк. Бу - төрле буыннар арасында диалогка ярдәм итүче мәйданчык. Бүген һәркем «Татнефть» компаниясенең тәҗрибәсен,  кыйммәтләрен үзендә сынап карый алды, - дип ассызыклады музей мөдире Ирина Фатыйхова.

Очрашу танып белү генә түгел, һөнәри юнәлеш бирү  характерында да булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International