Республика урманнарында яңа туган поши балалары барлыкка килде. Беренче ике атнада балалар ярдәмчесез сыман күренәләр һәм әниләре артыннан өлгермиләр. Алар нәзек кенә сыгылма аяклары белән, еш кына егыла-егыла, ялгыз йөриләр. Поши баласын ташлап киткәннәр дип уйларга мөмкин.
Ләкин бу алай түгел. Әнкә поши, азык эзләп киткәндә, балаларын яшерен урында калдырырга мәҗбүр. Ә поши балалары тәүлек буена ялгызлары гына калырга һәм беркая да китмәскә мөмкин.
Әгәр сез урманда ялгыз йөрүче поши балаларын очратсагыз, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре түбәндәге кагыйдәләрне үтәүне сорыйлар:
- әкрен генә үзегез килгән юнәлештә кире китәргә;
- кискен авазлар чыгармаска һәм тавышланмаска;
- бернинди очракта да үзеңә игътибар җәлеп итмәскә һәм поши балаларын яши торган урыннарыннан алып китмәскә;
- кул белән кагылмаска һәм күтәрмәскә;
- этләр белән якын килмәскә;
- ашатырга тырышмагыз (сыер сөте алар өчен куркыныч).
Якын-тирәдә кеше булуы яки аның исе якындагы әниләрен куркытырга мөмкин, һәм ул баласын калдырачак.
Исегездә тотыгыз! Аларны әнисе якында гына һәм баласын беркайчан да ташламаячак!