Лениногорск ЗАГС бүлегендә «Минем гаиләм-минем байлыгым» рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Гаилә көнендә - 15 майда Лениногорск ЗАГС бүлегендә «Минем гаиләм-минем байлыгым» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды .

Конкурста катнашкан балаларны яшь буенча өч төркемгә бүлеп, бүләкләү тантанасы узды. Барлык катнашучыларга дипломнар, сертификатлар, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.

Әлеге чарада мәгариф идарәсе вәкилләре, Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре, сәнгать белгече Горюнова Нина,  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Друк Владимир,   «Бердәм Россия» партиясе вәкиле Храмов Игорь  катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International