2 майда Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле сишәмбе»киңәшмәсен уздырды.
Киңәшмәдә район башлыгы Җиңү Бәйрәмен уздыруда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, муниципалитетта лаеклы дәрәҗәдә Җиңү көнен үткәрергә, барлык ветераннарны котларга, бу бәйрәм көннәрендә беркем дә игътибарсыз калмасын, диде.
Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, Лениногорскида «Үлемсез полк» акциясе яңа форматта узачак – колоннада җәяү үтү булмаячак, әмма теләгән һәркем акциягә туганының портретын киемгә, значокка, автомобильгә, «Үлемсез полк» сайтына урнаштырып кушыла алачак.
Тагын бер мөһим мәсьәлә-май бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын көчәйтү мәсьәләсе. Коры үсемлекләрне яндыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк, диде ул.