Лениногорск районы башлыгы "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсен үткәрде

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен уздырды. Ул  «Лениногорск механика заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Олег Якушкинга Лисичанскига транспорт чарасы рәвешендә түләүсез ярдәм күрсәткәне өчен «Рәхмәт хаты тапшырудан башланды.

Аннары Башкарма комитет, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Советлары җитәкчеләре, шулай ук предприятие һәм оешма һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре ъткщн атнада башкарылган эшләр турында хәбәр иттеләр.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәр Башкарма комитетына экологик икеайлыкка әзерлек буенча барлык кирәкле эшләрне башкарырга күрсәтмә бирде. 15 апрельдә гомуми район өмәсе билгеләнәчәк, ә 17 апрельдән шәһәрне юа башларга кушылды.  

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында республиканың муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы игълан ителде.

31 марттан 24 ноябрьгә кадәр Казанның 13 төрле мәйданчыгында мәдәни программа әзерләнәчәк, анда халык тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристик маршрутлар, милли аш-су, халык сәнгать кәсепләре, иҗат коллективлары чыгышлары аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән танышачак.

Конкурста җиңүче муниципаль район федераль яки төбәк мәдәни проектларының берсен гамәлгә ашыру урыны була. Проектны гамәлгә ашыру өчен конкурс җиңүчесенә 3 миллион сумлык сертификат тапшырыла.

Беренче чара 2023 елның 31 мартында Татарстан Халыклары дуслыгы йортында (Казан шәһәре) узачак, анда Лениногорск районы үз мәдәниятен тәкъдим итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International