Язгы каникуллар вакытында безнең яшь гражданнар бик еш күзәтүсез кала. Лениногорск районы буенча Россия ГТХМ хезмәткәрләре чираттагы тапкыр шуны искә төшерә: каникуллар файдалы үтсен, хәвеф-хәтәргә китермәсен иде. Балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшегез.
1. Янгын куркынычсызлыгы. Балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз. Балалар белән «Шырпы балаларга - уенчык түгел» дигән темага әңгәмә үткәрегез. Фаҗигале хәлләр шуны раслый: янгын вакытында балаларның зыян күрүенең төп сәбәбе - аларның критик хәлләрдә эш итә белмәүләренә бәйле. Шуңа күрә баланы янгын вакытында эш итәргә өйрәтегез, эвакуация өчен мөмкин булган юлларны күрсәтегез. Балаларны паниковать итмәскә һәм янгын чыккан очракта качмаска өйрәтү бик мөһим. Уттан чыккан куркыныч хисе балага кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәркемнең гадәтенә керергә тиеш.
2. Юлларда һәм урамда куркынычсызлык кагыйдәләре. Баланы юлда сак булырга, төп юл йөрү билгеләре һәм травма куркынычы булган урыннар буенча куркынычсыз хәрәкәт кагыйдәләре буенча ориентацияләргә өйрәтегез, шулай ук аңа шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгез.
3. Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре. Билгеле булганча, кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар - бик кызыксынучан. Лениногорск районы буенча Россия ГТХМ хезмәткәрләре искә төшерә: язын сулыклардан балаларга да, өлкәннәргә дә ераграк торырга кирәк.
4. Көнкүрештә куркынычсызлык кагбалалардан башка электр приборларыннан файдаланырга ярамавын белергә тиеш. Өлкәннәр шулай ук дрель, пычаклар кебек төзелеш инструментларының баладан ерак урыннарда саклануын да кайгыртырга тиеш.