Лениногорскның 32 нче балалар бакчасында муниципаль олимпиада узды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

32 нче  балалар бакчасында Лениногорск муниципаль районы мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында  муниципаль олимпиада узды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар чит телне белүләрен һәм бу белемнәрне практикада куллана алуларын күрсәттеләр.

Балалар Бөекбритания буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Тәкъдим ителгән биремнәрне кызыксынып үтәделәр.

Җиңүчеләр грамоталар һәм якты тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International