Лениногорскиның “Нефтяник” хоккей командасы җиңүләр яулады

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Лениногорск шәһәрендә 2012 ел егетләре арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларының өй матчы узды.

Шәһәребезнең “Нефтяник” хоккей командасы белән Нурлат шәһәренең «Ледок» командасы очрашты.

“Нефтяник” командасы беренче минутта ук беренче шайбаны кертте. Икенче периодта безнең команда көндәш капкасына 4 шайба кертте.

Нәтиҗәдә, “Нефтяник” командасы 7:3 исәбе белән Нурлат шәһәренең «Ледок» командасын җиңде.

Шулай ук, Җәлил бистәсендә хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары уза.  

Лениногорскиның «Нефтяник» хоккей командасы Җәлил бистәсенең «Юность-2012» хоккей командасы белән очрашып, 9:1 исәбе белән җиңү яулый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International