20 мартта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Федотовка авылы социаль хезмәткәрләре «Россия тарихында Кырым» дигән темага утырыш үткәрделәр. Чара гражданлык позициясен һәм патриотизмны формалаштыру максатында уздырылды.
Социаль хезмәткәрләр волонтер-мәктәп укучылары белән берлектә Кырым белән бәйле тарихи вакыйгаларны искә төшерделәр.