Лениногорск командасы икенче урынны алды

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

15-17 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә "Мәктәп спорт клублары арасында Президент уеннары" дип аталган республика ярышлары узды, безнең шәһәрне 11 нче гимназия командасы тәкъдим итте. Уеннар берничә дисциплинага бүленде: җиңел атлетика, тег-регби, стритбол, шахмат, спорт ориентирлашу һәм брейн-ринг.

11 нче гимназия спортчылары барлык этапларны да яхшы башкарып, гомумкоманда буенча 2 нче урынны алдылар. Котлыйбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International