Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү – мөлкәтегезне уттан саклау гарантиясе

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Электр үткәргечләрен дөрес монтажламау  бәла - казага китерергә мөмкин.  

Электр җылыткычларының җитешсезлеге булу яки дөрес эшләмәве фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Торак йортларда, фатирларда һәм бакча йортларында электр исәпләгечләрдә калибрланмаган саклык чараларын (жучки) куллану һәм төзек булмаган электр приборларын эксплуатацияләү катгый тыела. 

Төзек булмаган мичләр дә куркыныч тудыра. Кыш көне бакчаларда бакча участоклары хуҗалары юк диярлек. Кыш айларында кар, җил, су мич конструкциясен боза. Әмма, алдан тикшермичә, мичләрне яга башларга ярамый, чөнки бу ахыр чиктә янгынга китерергә мөмкин. Гадәттә, мичләрне бакчачылар үзләре урнаштыралар, кайвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында кайгыртмыйлар.

Көл һәм күмерне түгү өчен биналардан 10 метрдан да якын булмаган аралыкта махсус мәйданчыклар бүлеп бирергә кирәк. Һәр бакчачылык ширкәтендә янгыннарны сүндерүнең беренчел чаралары булырга тиеш. 

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсе искә төшерә: янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәү генә – сезнең мөлкәтегезне уттан саклау өчен гарантия. Онытмагыз, үзегез һәм якыннарыгызның куркынычсызлыгы сезгә генә бәйле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International