2023 елның 10 мартында балалар юл-транспорт травматизмы дәрәҗәсен киметү максатыннан, 28 нче балалар бакчасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча остаханә»муниципаль иҗади конкурсы узды.
Чараның максаты: Лениногорск шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юлда куркынычсызлык культурасын тәрбияләү, балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен популярлаштыру буенча эшчәнлеген активлаштыру.
Лениногорск шәһәре педагоглары зур иҗади активлык, әти-әниләре белән эшне грамоталы төзи белүләрен күрсәттеләр. Бүген алар безне юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча искиткеч иҗади остаханә белән таныштырдылар. Барлык эшләр дә индивидуаль, бер-берсенә охшамаган, әмма бер уртак мәгънә белән берләштерелгән: юл куркынычсыз булсын өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү генә түгел, ә үтәү дә кирәк.