Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов " эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсен үткәрде. Барлык җитәкчеләр дә агымдагы атнада башкарылган эшләр һәм алдагы атнага планнар турында хәбәр иттеләр.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә: урамнарны, күпфатирлы йортлар ишегалларын, шәхси секторны кардан һәм боздан чистарту. Парк зоналарын һәм социаль объектларны тәртипкә китерү. Идарәче компанияләргә һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларга иң кыска вакыт эчендә халыкның барлык кисәтүләрен һәм мөрәҗәгатьләрен бетерергә йөкләмә бирелде.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов эшлекле дүшәмбе азагында куйган төп бурычлар: Лениногорск халкына массакүләм мәгълүмат чараларында янгын куркынычсызлыгы, АПИ урнаштыру, шулай ук язгы ташу чорына кадәр күрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирү; «ТКХ үзәге һәм С» АҖ, «БлагСтройДорхоз» АҖ хезмәт күрсәтүче оешмаларга урам, тротуарлардан кар чистарту, урамнарны киңәйтү, квартал эчендәге карны чистарту буенча эшләрне көчәйтергә.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Рәгать Хөсәенов хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләренә нәтиҗәле эш атнасы теләде.