2023 елның 9 мартында социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылачак.
"Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
– ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның проблемалары турында;
- ата-аналары булган, чынлыкта бала тәрбияләү буенча үз вазифаларын үтәмәгән ата-аналар балаларының проблемалары турында;
- гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында.
"Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Шәфкать» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе вәкилләре.