3-4 мартта Зеленодольск шәһәрендә 2008-2010 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Ярышларда Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Чистай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Урыссу һәм Лениногорск шәһәрләреннән 180 катнашучы катнашты.
Власов Артем һәм Фәсхетдинов Әсхәт үз үлчәү категорияләрендә ТРның икенче призеры булдылар.
Татарстан Республикасының өченче призерлары:Солтанов Данил, Черепов Роберт, Зубаров Макар һәм Сәлахов Илназ.
ТР Беренчелеге призерлары Лущиков Руслан Сергеевич һәм Майоров Владимир Алексеевич җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Без егетләребез белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә спортта җиңүләр телибез!