Газинур Әхмәтҗанов белән очрашу узды

2023 елның 3 марты, җомга

3 март көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Теләче районында яшәп иҗат итүче шагыйрь, композитор Газинур Әхмәтҗанов белән очрашу узды.  

Газинур Әхмәтҗановның иҗаты күпкырлы. Ул  шигырьләр, көйләр  иҗат итә. Аның җырларын татар эстрадасының танылган җырчылары башкара.

Очрашу барышында шагыйрь үзенең узган тормыш сәхифәләре белән таныштырды, истәлекле балачагына кагылып узды, иҗаты хакында тәфсилләп сөйләде. Авторның шигырьләре укучы күңеленә тирән йогынты ясый, яз алып килә, шигъриятнең мәңгелеген тагын бер кат раслый.

Газинур Әхмәҗанов иҗатында иң беренче чиратта туган җир, балачак, туганлык, туган авыл, аның гүзәл табигате өстенлек итә. Җанга ятышлы шигырьләрен, җырларын тыңлагач, шигърият сөючеләр күңелендә туган телгә, аның тиңсез җырларына, моңнарына мәхәббәтең арта, шагыйрь яшәгән җирне барып күрәсе килә башлый. Аның гади генә шигырьләре дә күңелдә сагыну хисләре уята.

Азнакай районының Әгер авылыннан килгән “Чулпан” вокал ансамбле авторның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Әлеге музыкаль сәламнәр залда утырган тамашачыга тирән тәэсир итте. Без авторның чынлап та киңкырлы талант икәнлегенә инандык.

Очрашуны Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге  мөдире Ләйсән Рахманова алып барды. Кичәгә шигърият, моң сөючеләр, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр җыелган иде.

Без бүген кеше күңелен бизи торган, тормышка ямь өсти торган талант иясенең иҗаты белән таныштык. Безнең Үзәк китапханәгә ерак араларны якын итеп, бик теләп килгән Газинур Әхмәтҗановка барлык китапханәчеләр, әдәбият-сәнгать сөючеләр исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез, түземсезлек белән аның китабы дөнья күрүен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International