Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Лилия Юнысова һәм милли-мәдәни үзәк методисты Гөлнара Вәгыйзова чыгыш ясадылар.
Алар мунициаль района миграция өлкәсендәге хәл белән таныштырды. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында мөһим мәдәни-массакүләм чаралар планы турында сөйләде.
Сессиянең көн тәртибендә тагын берничә мөһим мәсьәлә каралды. Утырышның көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.