"Балалар өчен ышаныч телефоны 8-800-2000-122»

2023 елның 3 марты, җомга

2010 елдан башлап авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары балаларга һәм ата-аналарга телефон аша ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүне тәэмин итүче «Балалар ышаныч телефоны 8-800-2000-122» Бөтенроссия проектын тормышка ашыралар.

Балаларга һәм ата-аналарга ашыгыч психологик ярдәмне Россия Федерациясенең 85 субъектында Бердәм Гомумроссия 8-800-2000-122 номеры астында эшләүче Балалар ышаныч телефонының 215 төбәк хезмәте тәэмин итә.

Ышаныч телефоны хезмәтендә махсус әзерлек узган психолог-консультантлар эшли.

Аларның төп бурычы- шалтыратучының психоэмоциональ киеренкелеген, кичерешләрен бетерү һәм яшь яки өлкән кешене тупас һәм куркыныч гамәлләрдән саклап калу.

Психолог белән аралашу бөтенләй аноним: шалтырату бушлай.

Татарстан Республикасында балалар ышаныч телефоны эшен координацияләүче җаваплы хезмәткәр:

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының социаль проектлар һәм һөнәри тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты: Гавва Светлана Владимировна - 8 (843) 222 91 69

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International