Муниципаль районның мәгариф учреждениеләрендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы узды

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында гомуми белем бирү учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, конкурслар, фотокүргәзмәләр, Бөек Ватан сугышына һәм башка сугыш хәрәкәтләренә багышланган төрле акцияләр, сугыш еллары җырлары смотрлары, спорт чаралары, гамәли физик әзерлек буенча ярышлар оештырылды.

Айлык чаралары планына Советлар Союзы Герое-патриот Муса Җәлилгә багышланган һәм Татарстан Республикасында мәдәни мирас елына, педагог һәм остаз елына багышланган класстан тыш чаралар кертелде.

Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән эшләүгә, инвалидларга баруга, шулай ук туганнары Украинада сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан гаиләләргә аерым игътибар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International