Лениногорск районының Шөгер авылында район мәктәбе укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормаларын үтәү буенча чаңгы ярышлары узды.
Анда 50дән артык укучы катнашты. Чаңгыда шуу буенча командалар арасында 1 нче урынны Иске Куак авылы мәктәбе, 2 нче урынны Тимәш авылы мәктәбе укучылары яулый.
7-9 нчы сыйныфлар арасында шәхси зачетта кызлар арасыннан 1 нче урынны - Янсылу Хәйруллина (Түбән Чыршылы), 2 урынны - Ләйсән Сафуанова (Керкәле), 3 нче урынны Яна Вахромова (Иске Куак) ала.
Егетләр арасыннан 1 нче урынга Альберт Фәрхетдинов (Шөгер), 2 урынга - Данияр Локманов (Шөгер) һәм Айнур Гарифуллин (Иске Иштирәк), 3 урынга – Раил Шәймарданов белән Радель Шәрифуллин (“Подлесный “) лаек була.
10-11 сыйныфлар арасында шәхси зачетта кызлар арасыннан 1 урын Диләрә Вәлиуллина (Иске Куак), 2 урын Диләрә Акбарҗанова (Тимәш), 3 урын Светлана Зиновьевага (Иске Куак) бирелә.
Егетләр арасыннан 1 урынны Сергей Мостаев (Иске Куак), 2 урынны Никита Есипов (Иске Куак), 3 нче урынны Руслан Галимов (Тимәш) яулый.