Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.
Барлык җитәкчеләр дә агымдагы атнада башкарылган эшләр һәм алдагы атнага планнар турында хәбәр иттеләр. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хезмәт күрсәтүче оешмаларга һәм идарәче компанияләргә ишегалды территорияләрен, юлларны, тротуарларны, якын-тирә территорияләрне, парк зоналарын кардан чистартып бетерергә кушты.
Ишегалдында кар чистарту сораулары буенча сез үзегезнең идарәче компаниягезгә, шәхси секторны, шулай ук гомуми файдаланудагы юлларны җыештыру буенча «БлагСтройДорХоз» АҖ хезмәт күрсәтүче оешмасына 5-15-83, 5-15-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
«Лениногорск муниципаль районы буенча ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе» дәүләт учреждениесе башлыгы Сергей Мостов узган атнада янгын куркынычсызлыгы һәм язгы ташкыннарга каршы тору торышы турында сөйләде.
Шулай ук узган атнада гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 129 белешмәлек таратылган, 130 әңгәмә һәм 7 рейд үткәрелгән. Авыл җирлекләре башлыкларына язгы ташу сезонында үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат һәм карар җиткерелгән.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов идарәче компанияләргә һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларга «Лениногорскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе белән берлектә халыкка аңлату эшләре алып барырга, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча рейдлар үткәрүне дәвам итәргә кушты.