Юбилейный паркында май чабу бәйрәме үтте

2023 елның 26 феврале, якшәмбе

Лениногорскиның Юбилейный паркында май чабу бәйрәме үтте.

Бу көнне лениногорскилыларга шәһәр һәм районның иҗат коллективлары катнашында халык күңел ачу программасы тәкъдим ителде.

Иртәнге 11дән бәйрәм ахырына кадәр сәүдә рәтләре эшләде, анда коймак һәм башка камыр ризыклары, тәм-томнар татып карарга һәм, әлбәттә, кайнар чәй эчәргә мөмкин иде.

Май чабу бәйрәме программасы бай эчтәлекле иде: конкурслар, әйлән-бәйлән,  төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды. 

Бәйрәм кунакларын Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Масленица - дуслык, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү бәйрәме. Барысына да сәламәтлек, бәхет, яхшы кәеф теләде.

 Май чабу бәйрәме карачкыны яндыру белән тәмамланды, бу - тиздән язның килүен аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International