27 гыйнварда «Белем марафоны-2023" республика олимпиадасы Лениногорскиның 14нче мәктәбендә уздырылды. Олимпиада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпләрнең укыту планнары нигезендә тормышка ашырыла торган гомуми белем бирү предметлары буенча узды.
Олимпиадада Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Түбән Кама, Мөслим, Саба, Ютазы районнары һәм Казан шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты.