Лениногорск районында сәламәтлек саклау объектлары ачылды

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

Бүген Лениногорскига эш визиты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев килде, сәфәрдә аны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, «Лениногорск үзәк район хастаханәсе»  баш табибы Рим Әмиров озатып йөрде.

Беренче объект - Иске Куак табиблык амбулаториясен ачу булды.

Лениногорск районының Иске Куак авылында яңа амбулатория бинасын төзү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел буынын модернизацияләү» федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бәясе 26,3 млн. сум дип бәяләнә. Амбулатория 2800 дән артык кеше яшәгән 16 торак пунктка хезмәт күрсәтә, һәм бүгеннән авыл халкы яңа бинаның уңайлылыгын лаеклы бәяли алачак. Монда авыл халкына комплекслы медицина хезмәте күрсәтү өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар.

Аннары «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Татнефть»ГАҖ хәйрия фондыннан грант кысаларында төзекләндерелгән Шөгер табиб амбулаториясе каршындагы гериатрия үзәген тантаналы рәвештә ачтылар. Чарада шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигулин катнашты.

Анда 6400 дән артык кеше яшәгән 18 торак пунктка хезмәт күрсәтү өчен барлык кирәкле әйберләр дә бар. Шулай ук районара гериатрия үзәгендә стационар базасында өлкән яшьтәге гражданнарның, шул исәптән инвалидларның авыруларын профилактикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнәчәкләр.

Лениногорск районында объектлар ачылганнан соң, делегация шәһәргә  медицина-санитария часте поликлиникасын ачу өчен килде. Капиталь ремонт «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча үткәрелде.

Барлык сәламәтлек саклау объектлары ачылганнан соң, «Лениногорскүзәк район хастаханәсе» актлар залында медицина советы узды, анда 2022 елга йомгак ясалды, проблемалы мәсьәләләр һәм планнар, 2023 елга бурычлар билгеләнде. Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International