Лениногорскида Үзәк чыршы ачылды

2022 елның 24 декабре, шимбә

Бүген "Юбилейный" паркында Үзәк чыршы ачылу тантанасы узды.

Бәйрәм Кыш бабай һәм Кар кызы җитәкчелегендәге әкият геройлары, күңелле җырлар һәм биюләр белән театральләштерелгән тамашадан башланды.

Сәламләү һәм котлау сүзләре белән Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов мөрәҗәгать итте.

«2022 ел гади генә ел булмады, алдыбызга катлаулы бурычлар куйды, ныклык һәм чыдамлык өчен сынау булды. Әмма проблемаларны бергәләп хәл итү юлларын эзләдек, уңышларга ирештек, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз иминлеге, Лениногорск районын үстерү һәм ныгыту өчен эшләдек. Киләсе елда без ирешелгәннәрне ныгытып кына калмыйча, бирелгән курсны дәвам итәргә, һәркайсыбызның тормышын уңайлырак итәргә тиеш", - диде ул һәм барысына да ныклы сәламәтлек, күңел гармониясе һәм иминлек теләде.

Аннары махсус уңышларга ирешкән һәм Яңа елга әзерлектә аеруча аерылып торган коллективларны, предприятие һәм оешма вәкилләрен, авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләү тантанасын үткәрде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International