Бүген Мәдәният йортында Халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган чара узды: инвалидлар иҗаты фестивале һәм «Әни йөрәге» үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләр арасында матурлык һәм талант конкурсы.
Фойеда 14 нче номерлы коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырылган иде.
Тантаналы чараны ачып, сәламләү сүзе белән Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады.
«Сез-тормышта чыныккан көчле кешеләр. Сезгә сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим» - диде ул.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев залда утыручыларга сәламәтлек, рух күтәренкелеге, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләде.
Фестивальдә катнашучыларның чыгышларын үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләр чыгышы дәвам итте.