«Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары»акция үткәрделәр

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

1 декабрьдә Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары урамда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган  акция уздырганнар.

Акция кешеләрнең игътибарын җәлеп итүгә, актив мәгълүмат бирүгә һәм мөһим һәм кирәкле мәгълүматны җиткерүгә юнәлдерелгән. Бу акция барышында алар балаларга буклетлар тапшырдылар, яшүсмерләргә ВИЧ проблемасы бүген һәркемгә кагыла дигән фикерне җиткерергә тырыштылар, чөнки вирус теләсә кайсы кешенең организмына эләгә ала һәм барысы да кешенең нинди яшәү рәвешен сайлавы белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International