11 нче гимназиядә «Поликультур белем бирү яссылыгында туган телләрне үстерүне тәэмин итү» IV республикакүләм форум үтте

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Мәгарифне үстерү институты»ның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы,  “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров; Мордовия Республикасы Рузаевка районы “Татар Пешләсе урта мәктәбе”нең директоры Шамонова Флора Әхмәтҗановна, Башкортстан Республикасы  Благовар муниципаль районы, һәм  Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Балтач, Чистай, Тукай, Яр Чаллы, Чирмешән, Яшел Үзән, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Лениногорск муниципаль районының татар теле, рус теле, туган телләр укытучылары (барлыгы 89 кеше) катнашты.

Форум барышында “Чишмәкәй” драма, фольклор түгәрәкләренең, укучыларның катнаш хор чыгышы һәм укытучылар өчен татар һәм рус телләрендәге даими ике мастер-класс интерактив мәйданчыклары эшләде. Шулай ук методик күргәзмә һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Касимова Л.А., башлангыч класс укытучысы Гәрәева З.М.ларның персональ күргәзмәләре оештырылды.

 Форумның пленар өлешендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, үстерү мәсьәләсе тикшерелде.

 Татар теле, рус теле һәм башка телләр укытучыларының аерым платформаларында ачык фикер алышу барышында укытуны камилләштерү проблемалары күтәрелде һәм аларны  чишү юллары эзләнде.

Форумда катнашучылар пленар һәм платформа утырышларында ясалган чыгышларга  анализ  ясап, резолюция кабул иттеләр. Регионара форумны алдагы елларда да уздыруны дәвам итеп, анда Лениногорск муниципаль районы белән хезмәттәшлек итүче төбәкләрдән, Республикабызның төрле муниципаль район мәктәпләреннән күбрәк укытучылар, югары һәм урта һөнәри уку йортлары мөгаллимнәренең дә катнашуына ирешергә, дигән тәкъдимнәр булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International