Лениногорск нефть техникумы мототранспорт чараларын йөртүчеләр төркемен чыгарды. Агымдагы елның 30 ноябрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучылар арасында имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар махсус программа белән җиһазландырылган компьютерларда имтихан билетларына җавап бирделәр.
Имтихан тапшырырга гариза биргән 12 курсант та аны уңышлы тапшырды. Тиздән алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.