Лениногорскилылар "Татарча диктант"акциясендә катнаштылар

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

25-26 ноябрьдә Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре мәктәпләрендә Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе узды .26 нчы ноябрьдә исә, 4 нче мәктәпкә, теләүчеләр чакырылды . Акциядә 4 нче мәктәп укытучылары, укучылары, ата-аналар, “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары,  Г.Тукай исемендәге китапханә, ТОС №13 хезмәткәрләре,  “Аталар советы” вәкиле, Мәгариф идарәсе методисты һәм барлык теләүчеләр катнашты.

Диктантлар составында югары квалификацияле татар теле укытучылары булган комиссия тарафыннан тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International