27 ноябрьдә Зәй шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Россия спорт мастеры А. А. Терентьевның 50 еллыгына багышланган ачык турнир узды.
Ярышларда Татарстанның 12 шәһәреннән 183 кеше катнашты.
38 кг. га кадәр авырлык категориясендә Антонов Павел һәм Никифоров Станислав 62 кг. га кадәр авырлык категориясендә турнирның җиңүчеләре булды.
55 килограммга кадәрле үлчәүдә Вәлиев Эмиль икенче призер булды.
Үз үлчәү категорияләрендә турнирның өченче призерлары-Носов Александр, Лобанов Сергей, Вәлиәхмәтов Камил, Зубаров Макар.
Без егетләребез белән горурланабыз һәм лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз.