Көзге-кышкы чорда һава температурасының еш үзгәрүе су объектларында бозның калынлыгына тәэсир итә. Еш кына су объектлары кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.
Хөрмәтле шәһәр халкы!
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге, 7 см калынлыктагы бозга чыгу тыелуы турында исегезгә төшерә. Мондый очраклар ачыкланганда, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ОПОП хезмәткәрләре Татарстан Республикасы КоАП 3.10 ст.2 өлеше нигезендә беркетмә төзергә хокуклы. Хокук бозучыга кисәтү ясала яки административ штраф салына:
гражданнарга 1500 сумнан 2000 сумга кадәр;
вазифаи затларга-5000 сумнан 7000 сумга кадәр;
юридик затларга-50000 сумнан 70000 сумга кадәр.
Боз вакытында су объектларында куркынычсызлык бурычы-гомуми бурыч.
Су объектларында булган хәлләр турында 01,02, 5-59-00 телефоннары, кәрәзле элемтә абонентлары өчен 112 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Игътибарлы һәм сак булыгыз! Юка боз - куркыныч!