Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының уртак сессиясе узды.
Аның эшендә шәһәр һәм район Советлары депутатлары, шәһәр һәм район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибенә мөһим мәсьәләләр: 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына Лениногорск районының социаль-икътисади үсеш фаразы, 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына Лениногорск шәһәре һәм районының бюджет проекты кебек һәм башка мәсьәләләр куелган иде.
Утырыш «Ел хәйриячесе»конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән башланып китте. Шулай ук район башлыгы Рәгать Хөсәенов Ивановока авыл җирлеге депутаты, фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Людмила Плаксинаны сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте, Ивановка авыл җирлеге Советы эшендә актив катнашуы һәм 55 яшь тулу уңаеннан котлады. Сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова чыгыш ясады.
Аннары депутатлар тарафыннан Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районының 2023 елга һәм 2024-2025 елларга бюджетны кабул итү мәсьәләсе каралды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән «Финанс-бюджет палатасы» МКУ рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән район Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча даими комиссиясе рәисе Гөлия Мәүлетова һәм Рәсим Шәмсетдинов һәм контроль-хисап палатасы рәисе Фирдәвес Хәбибуллина чыгыш ясады. 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы һәм шәһәре бюджетының төп характеристикаларын раслаганнан соң шәһәр һәм район Советлары депутатлары бертавыштан бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
Утырышның көн тәртибендәге тагын бер мөһим мәсьәлә белән Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова чыгыш ясады.
Лениногорск шәһәре топонимик комиссиясе утырышыннан соң Белинский урамы, 45 адресы буенча урнашкан җир кишәрлегендә булачак яңа урамга Россия Федерациясе Герое хөрмәтенә Дамир Исламов исемен урамын бирү турында карар кабул ителде.