Чираттагы гуманитар ярдәм партиясе Лениногорскигадан мобилизацияләнгәннәргә китте

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы һәм шәһәре Башлыгы урынбасарлары Сергей Тимаков һәм Гөлфирә Рәфикова, Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, махсус хәрби операция вакытында мобилизация кысаларында мобилизацияләнгән Лениногорск егетләр янына барып кайттылар. Бүгенге көндә алар Казан шәһәрендәге җыелу пунктларында.

Күптән түгел Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның Казанда мобилизацияләнгәннәр янында булып кайтуы турында язган идек.

Ул чакта Лениногорскидан мобилизацияләнгән ир-егетләр кирәкле приборлар һәм аппаратлар исемлеген әйткән булганнар.

Гуманитар йөккә, шулай ук дарулар, жилетлар һәм башкалар кергән.  Әлеге кирәк-яракларны шәһәрнең оешма-предприятиеләре җыярга ярдәм иткән.

Ярдәм итәргә теләүчеләр, шулай ук, «Казан-Экспо» һәм танк училищесындагы лениногорскилыларга азык - төлек: консерва, тушенка, ярмалар, су һәм башка ризыклар тапшырган.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов якташ ир-егетләр  белән элемтәнең алга таба да дәвам ителәчәген  һәм ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International