2022 елның 22 ноябрендә 2 нче мәктәп базасында белем бирү учреждениеләре укучылары Уфа дәүләт нефть техник университеты (УГНТУ) вәкилләре белән очраштылар.
Һөнәри юнәлеш бирүче чараның мәртәбәле кунаклары:
«Транснефть – Кама буе» акционерлык җәмгыяте генераль директорының персонал белән идарә итү һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Кашапов Р. Р.
«Транснефть – Кама буе» акционерлык җәмгыяте филиалы - Ромашкино район нефть үткәргеч идарәсе башлыгы Хәсәнов Ф. Х.
«Транснефть – Кама буе» акционерлык җәмгыятенең персонал белән идарә итү һәм гомуми мәсьәләләр буенча филиалы - Ромашкино район нефть үткәргеч идарәсе башлыгы урынбасары Галимов Р. Н. һәм башкалар.
Һөнәри юнәлеш бирү чарасы кысаларында факультетлар вәкилләре белән турыдан-туры аралашу булды, балалар укыту, практика, эшкә урнашу буенча сорауларга җаваплар алдылар.