4нче мәктәптә әдәби музей ачылды

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

17 ноябрь көнне 4 нче мәктәптә Ш.Бикчурин исемендәге "Әдәби мирас" музееның тантаналы ачылышы булды.

Мәктәп музее – укучыларның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.Музейны ачу һәм кызыл тасманы кисү хокукына мәктәп директоры Юрий Владимирович, директор урынбасары Галия Замиловна, "Чишмә" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, профессор Әнвәр Мәһданурович ия булды.

Музей ачылышында мәртәбәле кунаклар: "Чишмә" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, үзәк китапханәнең милли бүлеге мөдире, шагыйрь. Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеровның  кызы Гөлшат ханым,”Тамыр” мәдәни мирасны өйрәнү үзәге вәкилләре, мәгариф идарәсенең милли мәгариф методисты һәм башкалар катнашты.

Яшь экскурсоводлар музей буенча экскурсия үткәрделәр һәм экспозицияләр белән таныштырдылар. Чарада кунаклардан җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Мөхтәрәм кунаклар, педагогик коллективны һәм укучыларны музей ачылу бәйрәме белән котлап, мәктәпкә алга таба үсеш һәм үз иленең патриотларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр һәм музейга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International