Район башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен үткәрде

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма, структур бүлекчәләр, хокук саклау органнары җитәкчеләре, шулай ук Башкарма комитет һәм советларның урынбасарлары белән атналык «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.

Киңәшмә "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Лениногорск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмовка  "Без бергә" волонтерлар штабы эшен оештыруга зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты тапшырудан башланды.

Юбилей уңаеннан шулай ук Контроль-хисап палатасы рәисе Фирдәвес Хәбибуллина адресына да котлау сүзләре яңгырады. Рәгать Хөсәенов сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге теләде.

Алга таба барлык җитәкчеләр башкарылган эшләр, шулай ук  бу атнага планнар турында хәбәр иттеләр.

Район башлыгы структур бүлекчәләр җитәкчеләре алдына бурычлар куйды. Төп мәсьәлә-автомобиль юлларын, шулай ук тротуарлар һәм күпкатлы йорт территорияләрен үзвакытында кар һәм боздан чистарту, Яңа ел чараларына әзерлек, егетләрне Россия армиясе сафларына озату, шулай ук халыкны вакцинацияләү эшен дәвам итү.

Башлык шулай ук урынбасарларына республика һәм федераль программаларда катнашу өчен документлар җыюны һәм әзерләүне дәвам итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International