2022 елның 16 ноябрендә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева Лениногорск районында яшәүчеләрне кабул итәчәк.
Кабул итү суд приставларының район бүлегендә түбәндәге адрес буенча узачак: Лениногорск ш., Энгельс ур., 5.
Кабул итүгә язылырга мөмкин: 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02.
Үзең белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышанычнамә (башкарма производство яклары вәкилләренә) булырга тиеш.