Лениногорскида халыкны кабул итү узды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

4 мөрәҗәгать каралды: социаль мәсьәләләр, авылда күперне ремонтлау һәм реконструкцияләү,  уңайлы мохит һәм башкалар. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча вазифаи затларга аңлатмалар һәм тиешле йөкләмәләр бирелде.

Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаил Сираев Ринат Шәфигуллинга Тимәш авылында Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари исемендәге мәдәни-тарихи комплекс төзелешендә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International