Лениногорск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 2020 елның апреленнән ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын рәсмиләштерү актив режимда бара дип искә төшерә.
Димәк, ЗАГС органнарыннан бала туу турында мәгълүматлар алганнан соң, сертификат автомат рәвештә (гаризасыз) әни кешегә рәсмиләштерелә һәм аның шәхси кабинетына дәүләт хезмәтләре порталында җибәрелә.
Ана (гаилә) капиталының балансы турында мәгълүматны ничек алырга?
Шәхси кабинетта дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) узган индексацияне исәпкә алып, ана (гаилә) капиталы (аның калган өлеше) акчалары күләме турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка керергә, «хезмәтләр» бүлеген сайларга, аннары «хакимият органнары» категориясен сайларга, алга таба « ПФР»ны сайларга кирәк.«ПФР» бүлегендә «Ана капиталына сертификат» ны сайларга, «электрон хезмәтләр» бүлегендә «дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукы булган затларның ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты бирү турындагы федераль регистрыннан өземтә бирү һәм алга таба "хезмәтне алу" төймәсенә басарга. Система автоматик рәвештә мәгълүматны «ана капиталы калдыклары турында өземтә»бүлегенә җибәрәчәк. Хезмәтне раслау өчен, «өземтәне алу»төймәсенә басыгыз.