Лениногорскидан мобилизацияләнүчеләрнең чираттагы төркемен озаттылар

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген иртүк Лениногорскиның 4нче мәктәп территориясеннән мобилизацияләнүче ир-егетләр Казанга җыелу пунктына киттеләр. 

Аларны озатырга якыннары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килгән иде.

Мобилизацияләнүчеләргә Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков мөрәҗәгать итте.

Шулай ук Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, «Запас офицерлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, запастагы подполковник Владимир Золотухин, дини конфессия вәкилләре Булат хәзрәт һәм протоиерей Иоанн мобилизацияләнүчеләргә рухи күрсәтмәләр бирделәр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International