Лениногорсклылар «Бөтенроссия тарихи кроссворд-2022»акциясенә кушылды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районы китапханәләре «Бөтенроссия тарихи кроссворд-2022» масштаблы акциясен уздыру мәйданчыклары булды.

Акциянең инициаторы-Мәскәү шәһәр педагогика университеты (МДПУ).

Кроссвордның максаты иң киң аудиториядә - мәктәп укучылары, студентлар һәм олыларда тарих белән кызыксыну уяту. 

Акция уздыру мәйданчыгы буларак, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә, шулай ук Ю. Гагарин исемендәге балалар китапханәсе һәм гаилә укулары үзәге, Подлесный, Куакбаш, Иске Куак,  Иске Шөгер, Тимәш – 32нче филиал һәм 39нчы филиал, 2нче шәһәр филиалы теркәлгән иде.

Акциядә катнашучыларга кроссвордның эш дәфтәрләре таратылды һәм барысы да биремнәрне үти башладылар. Эшкә 45 минут һәм үз үзен тикшерү өчен 15 минут вакыт бирелде

Чара ахырында һәр эрудит «Бөтенроссия тарихи кроссворд» катнашучысы дигән сертификатка лаек булды.

Чарада барлыгы 300 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International