Лениногорскида «Бирлик» Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе хәйрия акциясе үткәрде

2022 елның 30 сентябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы «Бирлик» (Бердәмлек») җирле иҗтимагый оешмасы Рамиз Мамедов җитәкчелегендә чираттагы хәйрия акциясе үткәрә.

Бүген хәйрия ярдәмен 128 кеше алачак – күпбалалы гаиләләр һәм өлкән буынга мохтаҗлар, алар территориаль иҗтимагый җирле үзидарә ярдәме белән халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан билгеләнде.

Аларга сайлау өчен яшелчәләр - бер капчык бәрәңге яки суган тәкъдим иттеләр.

- Иртәдән үк 80ләп лениногорскилы килде, көн дәвамында башкаларны да көтеп калабыз. Без аларга ярдәм итә алуыбызга шатбыз, - дип сөйләде безгә Рамиз Мостафаевич.

Мондый ярдәм күрсәтелүчеләр арасында Зөлфирә апа Шәмсетдинова да бар. Тиздән аңа 80 яшь тула. Азык-төлек алу өчен ул базарга яки кибеткә бара. Кичә аңа шалтыратып, шундый көзге бүләк турында хәбәр иткәннәр.

- Әлбәттә, мин бик шат. Миңа бу суган ел буена җитә. Онытмавыгыз өчен бик зур рәхмәт! Хәйриячеләргә, бу акцияне оештыручыларга сәламәтлек, уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә аларга үзенең рәхмәтен, иминлеген бирсен, - дип теләде ул.

Азәрбайҗанның «Бирлик» (бердәмлек») милли–мәдәни автономиясе аның җитәкчесе Рәмиз Мамедов инициативасы белән инде күп еллар хәйриячелек белән шөгыльләнә. Иҗтимагый оешмаларга, өлкәннәргә, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International