Кичә ел саен уздырыла торган матбугат туры кысаларында республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре «Август-Лениногорск»агрофирмасында булдылар. Предприятие белгечләре цифрлы сервислар күрсәттеләр, No-Till игенчелек технологиясе һәм аның өстенлекләре турында сөйләделәр.
Журналистлар шулай ук быел файдалануга тапшырылган 400 башка исәпләнгән "Ялтау" фермасында да булдылар.
Пресс-турда катнашучыларны Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде:
"Август-Агро" компаниясе эшләгән беренче елдан алып, миллиардлаган инвестицияләр кертелде - бу бик зур сумма-төзелешкә, яңа техника, яңа терлекләр сатып алуга китте.
Яңа технологияләр куллану, узган елның табигый катаклизмнарына һәм салкын язга карамастан, аларны үтәгәндә югары уңыш алырга мөмкин икәнлеген исбатлады», - диде ул.