23-25 сентябрьдә Татарстанда «Конструктив»– өч көнлек Республика форумы узачак, анда катнашучылар Россиянең төрле шәһәрләреннән чакырылган экспертлар һәм спикерлар белән берлектә куркынычсызлык турында сөйләячәкләр: мәгълүмати, психологик һәм физик. «Конструктив» - лекторийлар һәм дискуссияләр, ачык очрашулар һәм сессияләр, практикумнар һәм мастер-класслар, кейс-турнир һәм эшлекле уеннар синтезы.
«Конструктив» –ул белем бирү форумына гына түгел, ә кызыксыну һәм эшчәнлек өлкәсе деструктив идеяләрне профилактикалау белән бәйле булган белгечләр һәм яшьләр арасында аралашуның нәтиҗәле коралы булып торган уникаль мәйданчык та. Ел саен форум актив, битараф булмаган белгечләрне җыя, бу өлкәдә республика һәм федераль экспертлардан алдынгы белем һәм тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә», – дип хәбәр итә «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы президенты Никита Баталов.
Форумның белем бирү программасы берничә юнәлеш буенча оештырылган: куркынычсызлык өлкәсендә белемнәрне һәм компетенцияләрне күтәрергә теләүчеләр өчен гомуми ачык программадан башлап, яшь белгечләр, яшүсмерләр, ата-аналар һәм башкалар өчен махсус программалар белән тәмамлана.
Быел «Конструктив» турыдан-туры катнашу һәм дистанцион форматта узачак:
1. форумның төп эше Казан ИТ-паркында оештырылачак, анда теләгән һәркем килә ала һәм белем бирү лекорияләрен тыңлый ала;
2. ВКонтакте төркемендә «Без - ул дөнья!» дип аталган онлайн трансляцияләр узачак.
Форумда катнашучылар курслар узу турында сертификат ала алачак, ә онлайн форматта иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк!
Форумга теркәлү atmrt.ru/konstructiv сайтында 19 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Форум Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә Иҗат яшьләре академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2022 елда форумның партнерлары - «Татнефть» хәйрия фонды, Росмолодежь һәм ВКонтакте рәсми социаль челтәре.