Лениногорск районының барлык пенсионерларын инде сигезенче тапкыр үткәрелә торган «Интернетка рәхмәт — 2022» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырабыз.
Анда пенсия һәм пенсия алды яшендәге (50+) кулланучылар, шулай ук компьютер белеме курсларында укыган яки компьютерда һәм Интернетта мөстәкыйль белем алган пенсионер-инвалидлар катнаша ала.
Эшләрне кабул итү 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурска нәтиҗәләрне 25 декабрьдән дә соңга калмыйча үткәрү планлаштырыла.
Өлкән буын кешеләре өчен дәүләт электрон хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру, Аатив озын гомерлелеккә ярдәм итү, пенсионерларны эш белән тәэмин итүгә булышлык итү — конкурсның төп бурычлары.
Катнашу шартлары һәм үткәрү вакыты турында белергә була: https://azbukainterneta.ru/konkurs