Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучы, Урдалыда яшәүче тыл хезмәтчәне Ихсанова Рәшидә Хәбибулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярны котларга авыл җирлеге башлыгы, «көмеш яшьтәге волонтерлар»да килгән иде. Рәшидә Хәбибулла кызы сугыш һәм сугыштан соңгы елларда колхозда эшли. Иртә тол кала, кызын үстерә. Хәзер аны ике оныгы, дүрт оныкчыгы сөендерә. Олы яшьтә булуына карамастан, Рәшидә Хәбибулла кызы һәр туган көнгә сөенеп яши һәм оптимизмны саклый.

Юбилярга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм гаилә иминлеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International