Лениногорск МР Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәеновның нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 3 сентябре, шимбә

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Хөрмәтле ветераннар!

Һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез.

Лениногорск нефть хуҗалыгы Татарстанның күпчелек нефть предприятиеләренә нигез салучы булып тора. Нефть ятмаларын ачу илнең төрле почмакларыннан күп кенә һөнәр ияләре: геологлар, бораулаучылар, төзүчеләр, транспортчылар, бюджет өлкәсе хезмәткәрләрен берләштерде.

Нефть һәм газ чыгару-җиңел булмаган, җаваплы һәм мактаулы хезмәт. Бу үз эшенең чын осталары, чын профессионаллар, кыю кешеләр бәйрәме. 

Нефть-газ комплексы ветераннарына зур рәхмәтемне җиткерәм. Нәкъ менә сезнең үрнәк, сез салган традицияләр нефтьчеләрне яңа җиңүләргә рухландыра.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, барлык куелган максатларга ирешүегезне, иртәгесе көнгә ышаныч һәм тотрыклылык телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International